Азнакайда ял лагерьларының куркынычсызлыгы тикшерелде

Электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар тикшерелде.

(Азнакай, 3 июнь, "Татар-информ", "Маяк"). Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Бу вакытта хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, ут чыга калса, өйрәтүләр үткәрелде, дип яза район газетасы.

Электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар тикшерелде. Һәрбер яңа смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән мондый инструктажлар янә уздырылачак. Безнең районда агымдагы елда өч шәһәр яны ( “Каенкай”, “Бөркеткәй”, “Кояшкай”), шулай ук Азнакай шифаханә – профилакторий базасында – бер, гомумбелем мәктәпләре янында – 33 лагерь эшләячәк.