Иртәгә математикадан Бердәм дәүләт (республика) имтиханы узачак

Математикадан БДИ вакытында республикада 130 имтихан уздыру пункты эшли
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт (республика) имтиханнарын тапшыруны дәвам итә. Укучылар 16 нчы майдан алып татар теленнән, химия һәм җәмгыять белеменнән, Россия тарихыннан һәм физикадан, рус теленнән, биологиядән БДИ (БРИ) сынау бирде.
Чираттагы (һәм соңгысы да) Бердәм дәүләт (республика) имтиханы – 4 нче июньдә - математикадан. Әлеге предметтан 32938 укучы имтихан бирергә теләк белдергән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова Бердәм дәүләт имтиханын уздыруга багышланган матбугат очрашуында хәбәр иткән иде. Имтиханны татар телендә тапшырырга теләүчеләрнең саны 769га җитә. Математикадан БДИ вакытында республикада 130 имтихан уздыру пункты эшләячәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Билгеле булганча, йомгаклау аттестациясе вакытында унберенче сыйныфлар математикадан чыгарылыш имтиханын БДИ материллары буенча тапшырырга тиеш. Математикадан дәүләт имтиханы барлык укучылар өчен дә мәҗбүри куелган.