Уфаның 124нче мәктәбендә «Мостай Кәрим сыйныфы» барлыкка килде

Әлеге вакыйга мәктәпнең 30 еллык юбилее кысаларында булды.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Уфаның 124нче урта мәктәбендә «Мостай Кәрим сыйныфы» барлыкка килде.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 5А сыйныфына әлеге исем «Гражданин һәм патриот» гражданлык-патриотик тәрбия проектын гамәлгә ашыру кысаларында тантаналы шартларда бирелде. Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, Башкортстанның халык шагыйре кызы Әлфия Кәримова экраннан балаларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Әлеге вакыйга 124нче мәктәпнең 30 еллык юбилее кысаларында булды. Башкорт дәүләт курчак театры артистлары чарада катнашучылар игътибарына Мостай Кәримнең шул исемдәге повесте буенча сәхнәләштерелгән «Озын-озак балачак» спектакленнән өзек тәкъдим итте.