5 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасын өстәмә вакытта язды

Нәтиҗәләр исә 17 майдан да соңга калмыйча билгеле булачак.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Мәктәпне тәмамлаучы 5 меңләп укучы йомгаклау иншасын өстәмә вакытта язды, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

"Йомгаклау иншасын 2017 елның 3 маендагы өстәмә вакытта Россия Федерациясенең 85 субъектында һәм Россиядән читтәге мәгариф оешмаларында яздылар. Инша язуга 4,9 мең, изложение язуга 180 ләп кеше гариза бирде”, - диелгән хәбәрдә.

2016 елның 7декабрендә һәм 2017 елның 1 февралендә быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе иншаларын уңышлы язган иде инде. Ә өстәмә вакыт ул сынаулардан үтә алмый, “зачет” ала алмаганнар һәм алдагы елларның декабрь, февраль айларында җитди сәбәп белән йомгаклау иншаларын яза алмаучылар өчен.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итүенчә, 3 майда йомгаклау иншасы (изложениесе) язучыларның нәтиҗәләре 17 майдан да соңга калмыйча билгеле булачак.