Педагогларга өйгә кайтыр алдыннан киемнәрне алыштырырга тәкъдим итәләр

Укытучыларга эш һәм өй өчен кием-салымны аеру зарурлыгы турында әйттеләр.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Әгәр педагоглар өйгә мәктәптә кигән кием белән кайтсалар, бу вирус инфекцияләрен таратуда өстәмә куркыныч тудыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Педагоглар эш вакытында өсләрендә булган формадан өйгә кайта икән, бу куркыныч. Без аерым форма кертергә кирәк дип әйтмибез, чөнки укытучылар эшли торган шартларда моны һәрвакытта да эшләп булмый», - дип искәртте спикер.

Ул шулай ук битлек режимы һәм социаль дистанция кебек гомуми саклык чаралары турында да онытырга ярамый, дип өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда 17 сыйныфта бүленеп укулары, анда 439 бала белем алуы турында хәбәр иткән иде.