Россиядә студентлар хокуклары буенча вәкаләтле Төркиядән килеп укучыларның хокуклары саклануны тикшерә

Хәзер Төркиядән 1030 кеше Россиянең 123 вузында белем ала

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә студентлар хокуклары буенча вәкаләтле Артем Хромов һәм Чит ил студентлары ассоциациясе Төркиядән килеп Россиядә белем алучы студентларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре саклану буенча мониторинг үткәрә.

Законсыз рәвештә укудан куу яки низаглы вәзгыятьләр ачыкланган очракта, проблемаларны, оператив рәвештә, хәл итүгә багышланган чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә Россиядә студентлары хокуклары буенча вәкаләтле матбугат хезмәте.

Хәзер Россиянең 123 вузында Төркиядән 1030 кеше белем ала.