Казанда татар яшьләре лидерлары белән эшчәнлекнең инновацион технологияләре турында сөйләшәчәкләр

4 нче декабрьдә V татар яшьләре лидеры мәктәбе үз эшен башлый

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). 4-9 нчы декабрьдә “Идел” яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшчәнлекнең инновацион технологияләренә багышланган V татар яшьләре лидеры мәктәбе узачак.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләгәнчә, беренче татар яшьләре лидеры мәктәбе “Татар яшьләре көне” проектының дәвамы буларак оештырылган. V татар яшьләре лидеры мәктәбенә яшьләрнең яңа буыны киләчәк, алар арасында үткән мәктәпләрдә катнашкан 5-6 кеше генә булачак.

Быел мәктәп эшчәнлегендә 40 кеше катнаша – бу Россиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән, Мәскәү, Самара, Әстерхан һ.б. өлкәләрдән, 18-30 яшьлек татар яшьләре. V татар яшьләре лидеры мәктәбендә беренче тапкыр Тула өлкәсе яшьләре катнашачак.

Чараның төп максаты – төбәк татар яшьләре оешмаларының эшләүче лидерларын ачыклау, аларга ярдәм итү. Л.Сафина сүзләренчә, быел мәктәп элеккегечә 4 көн түгел, ә 5 көн эшләячәк.

Мәктәп эшчәнлегендә Казанның төрле вузларыннан укытучылар катнашачак. Яшь лидерлар, аерым алганда, грант проектларын ничек язарга, аларны ничек тәкъдим итәргә кирәклеген, франдрайзинг, тайм-менеджментның нәрсә икәнлеген, яшь лидерның үзен ничек тәкъдим итәргә, яшь татар лидерының нинди булырга тиешлеген һ.б. беләчәк. Татар яшьләре лидерлары мәктәбе эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, катнашучыларга махсус сертификатлар биреләчәк.

V татар яшьләре лидеры мәктәбе ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Республика яшьләр, инновация һәм профилактика программалары үзәге һәм “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла.

ТРдан РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә татар оешмалары вәкилләре инде яшь түгел, аларга варислар кирәк. “Татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Татар оешмалары белән беррәттән татар яшьләре оешмаларын булдырырга, ә булганнарна үз эшчәнлекләрен үстерергә кирәк”, - дип ышана И.Гыйльметдинов.

 

Ул шулай ук ассызыклап үткәнчә, лидерлар мәктәбенә киләчәк яшьләр үз төбәкләрендә милли һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проектларда актив катнаша. “Безнең яшьләр башкаларның мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт белән караганда гына үз мәдәниятеңне һәм традицияләреңне саклап булганлыгын яхшы аңлый”, - диде И.Гыйльметдинов.

Мәктәп кысаларында лидерлар өчен төрле лекцияләр һәм гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, диспутлар оештырылачак. Шулай ук әлеге эш Россия төбәкләрендәге һәм БДБ илләрендәге татар яшьләре оешмаларына методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә.