Тукай районы Советы утырышында икенче елга «утырып» калган балалар проблемасын күтәрделәр

Теләнче Тамак авылындагы тернәкләндерү интернат-мәктәбендә балалар саны артуын да борчулы күренеш буларак билгеләп үттеләр утырышта.

(Тукай районы, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Советы утырышында икенче елга «утырып» калган балалар язмышы проблемасын күтәрделәр, дип яза җирле басма.

Район Советы утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Рамил Исаев, 2016-2017 уку елының нәтиҗәләренә тукталып, тугызынчыларның 4есе төп дәүләт имтиханын тапшыра алмауларын, аларның икенче елга калуларын әйтеп үтте. Сынауны алар ике-өч мәртәбә биреп караган, ләкин тиешле баскычны үтә алмаган. Балалар Биклән, Новотроицкое һәм Кнәз мәктәпләреннән. Соңгысында андыйлар икәү.

Чыгышны тыңлаганнан соң, район башлыгы Васил Хаҗиев: «Бу балаларның икенче елга калуларыннан берәр нәтиҗә бармы соң?» – дигән сорау бирде. «Тәҗрибәдән күренгәнчә, нәтиҗә юк», – дип җаваплады докладчы. «Әлеге мәсьәләне кичекмәстән депутатлар белән даими комиссия утырышында карарга кирәк. Бу бит кеше язмышы дигән сүз. Без бала язмышы бозылганын күреп, белеп торабыз, ә күрмәгәнгә сабышабыз – бер дә матур түгел! Фикер алышырга, тәкъдим белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына чыгарга кирәк. Ике ел бер сыйныфта утырганчы, уку йортына кереп, нинди дә булса һөнәр үзләштерсеннәр. Мәсәлән, токарь, фрезеровщик булсыннар», – диде Васил Хаҗиев.

Рамил Исаевның әйтүенчә, быелдан төп дәүләт аттестациясен үтә алмаган балаларны мәктәптә тагын бер елга калдырудан тыш, әти-әни ризалыгы белән, һөнәри уку йортына урнаштыру да рөхсәт ителә башлаган. Аларны махсус белешмә нигезендә алачаклар. Район мәгариф идарәсенә мондый балаларны кабул итә торган уку йортларының исемлеге дә җибәрелгән. Мәсәлән, Түбән Камадагы «Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы» токарь-универсал һөнәренә өйрәтә. Алабуга политехник колледжында, Баулыда, Сабада, Норлатта, Кукмарада аграр колледжларда авыл хуҗалыгы тармагында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерергә була. Спасста эретеп ябыштыручы эшенә өйрәнү мөмкинлеге бирелә.

Мәгариф идарәсеннән белдерүләренчә, бүген Биклән һәм Новотроицкоеда «утырып» калган балаларны кичке мәктәпкә яки һөнәри уку йортына урнаштыру буенча эш бара. Биклән мәктәбе укучысы инде икенче генә түгел, өченче елын тугызынчыда укый икән. «Яр Чаллыда кичке мәктәп белән сөйләшүләр алып барабыз. Икенче чиректән бала шунда укыр дип планлаштырыла», – ди мәктәп директоры Айрат Ибраһимов. Новотроицкое мәктәбе директоры Әдип Низамов икенче елга калган баланы һөнәри уку йортына урнаштырсак яхшы булыр иде, ди. «Чөнки үсмернең эшләү теләге бик зур, техниканы биш бармагы кебек белә, мотоциклларны сүтеп җыя, электр белән яхшы эш итә. Җәй буе да гел эштә булды», – ди ул.

Теләнче Тамак авылындагы тернәкләндерү интернат-мәктәбендә балалар саны артуын да борчулы күренеш буларак билгеләп үттеләр утырышта. Дәүләт аттестациясен үтә алмау һәм тернәкләндерү мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең артуы үзара да бәйле, диелде утырышта.