Татарстанда “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нә Салават Галиев җитәкчелек итәчәк

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” оешмасының Татарстан төбәк бүлегенә рәислеккә 3 кандидат дәгъва кылган булган.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нә рәис сайлап куелды. Рәислеккә 3 кандидат дәгъва кылган булган. Алар - “Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры урынбасары Галиев Салават Фәнәви улы; Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Савельева Оксана Сергеевна; төбәкара хезмәттәшлек буенча “Студентлар Лигасы” яшьләр оешмасы вице-президенты Рәхимуллина Ксения Романовна.

Кандидатлар сайлау алды программасы әзерләгән һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте: Минем заман» форумында “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” оешмасының совет әгъзалары һәм активистлары белән танышкан.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашындагы утырышта рәислеккә дәгъва кылучылар үзләре ирешкән уңышлар һәм киләчәккә планнары турында сайлау алды чыгышын тәкъдим иткән.
Ябык тавыш бирү юлы белән рәислеккә Салават Галиев сайланды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.