Министрлык татар теле укытучысына ишек алды себерергә тәкъдим ителүгә аңлатма бирде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казандагы 170 нче мәктәп директорына карата дисциплинар чара күрүне тәкъдим итә.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләрендә уку планнары үзгәрүгә карамастан, укытучыларны эш урыннарында саклау буенча җентекле эш бара. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан җиткерделәр.

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казандагы 170 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Һадиуллинага мәктәп директоры Марина Дергунованың вакантлы вазифа - урам себерүче урынын тәкъдим итү хәбәре таралган иде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында педагогларга сәгатьләр җитмәгәндә башка вакантлы урыннар тәкъдим ителүе, аларны өйрәтү-укыту булачагын аңлаттылар.

“Әлеге белдерү, барыннан да бигрәк, 170 нче мәктәп директоры М. Дергунованың профессиональ дәрәҗәсе һәм компетентлылыгының нинди булуы турында сөйли. Министрлык учредительгә Казандагы 170 нче мәктәп директорына карата, үз хезмәткәрләренә профессиональ мөнәсәбәттә булмаганга, дисциплинар чара күрүне тәкъдим итә”, - дип аңлатма бирделәр министрлыкта әлеге күренешкә карата.