Казан укытучысы «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә мастер-класс уздырды

Педагог инглиз теле дәресендә кроссенс алымы турында сөйләде.

(Ростов-на-Дону, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 122 нче гимназиясе укытучысы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә Татарстан данын яклый. Бүген ул конкурсның икенче турында мастер-класс уздырды.

Мария Голованова инглиз теле дәресен үткәргәндә, кроссенс алымы турында сөйләде. Бу үзенә күрә шундый ассоциатив башваткыч. Бу алым ярдәмендә бала күп нәрсәне хәтерендә калдыра, теге яки бу тема буенча сөйләргә өйрәнә.

Жюри вәкилләре һәр 15 лауреатка үзләре әзерләгән мастер-класслардан соң өстәмә сораулар бирә. Жюри әгъзалары биш күрсәткеч буенча баллар куя. Жюри составында профессорлар, укучылар, ата-аналар да бар. Жюри  рәисе — Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий.

Ямал-Ненец автоном округында сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм итү үзәге директоры, 2014 елда Татарстанның Нурлат шәһәрендә эшләгән вакытта «Ел укытучысы-2014» бәйгесе җиңүчесе Алла Головенькина — быелгы бәйгенең Зур жюри составында. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә мастер-класс сынавы үзе өчен иң кызыгы булуын әйтте. 

Ул үзе катнашкан вакытта сынау турының булмаганын да искәртте. «Иҗади остаханә минем өчен иң кызыклысы. Ул бит үзең кебек үк профессионалларга үзеңнең эш ысулларыңны сөйлисең дигән сүз. 15 профессионал укытучы тәҗрибә уртаклаша, аларның һәркайсының үз эш алымнары бар, һәркайсыннан файдалы мәгълүмат үзләштереп була», — дип белдерде Алла Головенькина.

15 лауреат арасында иң талантлы 5 призер иртәгә игълан ителәчәк.