Наил Вәлиев: «Халыкара укытучылар бәйрәменә битараф булганнарны очрату авыр»

ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев тиздән укытучы һөнәренең иң дәрәҗәле һөнәргә әйләнүенә өмет белдереп, моннан да лаеклырак хезмәтнең булмавын ассызыклап үтте
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Укытучы өчен Халыкара укытучылар бәйрәменнән дә күркәмрәк бәйрәм юк. Бу бәйрәмгә битараф булганнарны очрату авыр, - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, республика педагогларын тәбрикләп. Казанның “Корстон” ял итү-сәүдә-кунакханә комплексында билгеләп үтелгән тантана вакытында.
Н.Вәлиев сүзләренчә, бүгенге көндә илебездә белем бирү системасы алдында торган проблемаларны хәл итү өчен күп нәрсә эшләнә. “Без моңа бик шатбыз”, - дип белдерде ул.
Н.Вәлиев тиздән укытучы һөнәренең иң дәрәҗәле һөнәргә әйләнүенә өмет белдереп, моннан да лаеклырак хезмәтнең булмавын ассызыклап үтте.