Ф. Мөхәммәтшин: «Республикада 21 гасыр стандартлары белән эшләүче мәктәпләр артырга тиеш»

ТР Дәүләт Советы депутатлары Яңа Савин районындагы 177 нче мәктәпне шефлыкка алачак
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Яңа Савин районындагы 177 нче мәктәп белән танышып чыкканнан соң, аның матди-техник базасыннан, андагы белем бирү системасыннан канәгать калуларын җиткерде.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, 21 нче гасыр таләпләрен бөтен тулылыгы белән күзаллап белем бирүче бу мәктәп аша Татарстанда киләчәк мәктәбенең үрнәге булдырылган. Аның фикеренчә, биредәге укыту стандарты, белем бирү дәрәҗәсе бу мәктәпнең үсеше яңа югарылыктан башланырга тиешлеген дәлилли. Дәүләт Советы җитәкчесе аңа шәхесне үстерү, конкурентлыкка сәләтле яшьләр тәрбияләүдә зур өметләр баглануын җиткерде. «Республика һәм шәһәр җитәкчеләре биредә заманча матди база булдыру өчен барысын да эшләде. Сезнең бурыч аны эчтәлек белән тулыландыру, мәгариф процессын камилләштерү», – диде ул педагогларга мөрәҗәгать итеп. Парламент җитәкчесе фикеренчә, 177 нче мәктәп республикада мәктәпләр төзелешен шушы дәрәҗәгә күтәрү өчен өлге булып хезмәт итәчәк.
Бүгенге сәфәр нәтиҗәсендә Фәрит Мөхәммәтшин әлеге киләчәк мәктәбенә парламент тарафыннан шефлык урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Ул депутатлар тарфыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булачак. Беренчедән, депутатлар мәктәпнең үсешен һәрдаим күзәтеп барачак. Шулай ук мәктәпкә югары әзерлекле кадрларны җәлеп итүдә ярдәм итү, аның нигезләрен республика күләмендә пропагандалау, өлкән сыйныф укучыларын парламент чараларына чакыру һ.б. күздә тотыла. Фәрит Мөхәммәтшин аерым спорт сыйныфлары булдырырга җыенган 177 нче мәктәпкә спортчылар әзерләүдә дә шефлык ярдәмен вәгъдә итте.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, 21 гасыр стандартлары белән эшләүче мондый мәктәпләр Казан белән генә чикләнмәячәк. «Дөрес, һәрбер район үзәгендә мондый мәтәпләрне төзеп булмый. Шулай да Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә алар, һичшиксез, булырга тиеш. Без мондый стандартларга омтылабыз», – дип белдерде ул. Очрашу соңында парламент рәисе мәктәп коллективына ТР Дәүләт Советы Президиумы исеменннән истәлеккә ваза тапшырды.