Россия вузларында бюджет урыннары кыскартылмый – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

Кабул итү саннары расланган һәм конкурс нигезендә 2015/16 һәм 2016/17 елларга вузлар арасында билгеләнгән

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы россиялеләрне югары белем белән тәэмин итү буенча бюджет урыннарын кыскартырга планлаштырмый, дип яза «Интерфакс».
“Хәзер РФ гражданнарына югары белем бирү системасында бюджет урыннары белән тәэмин итү дәүләт гарантияләре үзгәрешсез кала – 17-30 яшькәчә һәр 10 мең россиялегә 800 урын. Кабул итү саннары расланган һәм конкурс нигезендә 2015/16 һәм 2016/17 елларга вузлар арасында билгеләнгән. Хәзер министрлык бу норманы үзгәртергә планлаштырмый”, - дип белдерделәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Быел кабул итү планы буенча бюджет урыннарына 500 дән артык вузга 505,5 мең кеше укырга керә ала, шул исәптә 421,3 мең кеше – читтән торып уку бүлегенә.