Р.Миңнеханов Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен бетерү турындагы указга кул куйды

Академия бинасы Казан (Идел буе) федераль университетка бушлай тапшырылачак
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен бетерү турындагы указга кул куйды. Указ тексты бүген гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак.
Указда академиядә укый торган студентлар сайлаган белгечлекләре буенча укуларын дәвам итсен өчен Казан (Идел буе) федераль университетына яки Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка югары уку йортларына тапшыру ниятләнә. Студентлар белән бергә уку өчен кирәкле ресурслар, шул исәптән бюджет финансы да тапшырылачак.
Элек Татарстан Республикасы дәүләт органнары, җирле үзидарә органнарының дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрне яңадан хәзерләү, квалификацияләрен күтәрү заказы да Казан (Идел буе) федераль университетына тапшырлачак.
Академия бинасы Казан (Идел буе) федераль университетына бушлай тапшырылачак.