Арча педагогика көллиятендә “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе уздырылды

Көллият кызлары төрле спорт чараларында көчләрен сынап күрсәттеләр
(Арча, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча педагогика көллиятендә уздырылган “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе барышында ярышта катнашучы гүзәл затларга төрле спорт чараларында көчләрен сынап күрсәтергә туры килде. Бу хакта “Арча хәбәрләре” хәбәр итә.
Кызлар 300 метр арага йөгерүдә, урыннан торып озынлыкка сикерүдә, баскетбол тубын кәрҗиннәргә алып барып, 3 тапкыр ташлауда һәм 1 минут эчендә идәнгә яткан хәлдә гәүдәне күтәрү һәм төшерүдә ярыштылар.
Командаара беренчелекне 23 нче төркем кызлары яулады. Икенче-өченче урыннарга 4Д һәм 1А төркемнәре лаек булды. Җиңүчеләргә көллият администрациясенең бүләкләре тапшырылды.