Р.Сәйфуллин: «Киләчәк 10 елда Гаребнең һәлакәтен күзәтәчәкбез»

Якындагы 50 ел эчендә Кытай СССР кебек үк таркалачак, дип фаразлый Кама дәүләт инженер-иктисад академиясе доценты

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кама дәүләт инженер-иктисад академиясе доценты, сәясәт фәннәре кандидаты Рубин Сәйфуллин «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү» темасына КДУда үткәрелгән халыкара конференциясенә Л.Н.Гумилев тарихи-фәлсәфи концепциясенең табигый-фәнни аспектлары үсеше проблемасы турындагы докладында бүген әнә шундый фикер әйтте.
Л.Гумилев концепциясе буенча, суперэтнослар 1200-1500 ел яши. Әлеге фараз белән тулысынча килешеп һәм шуңа таянып, күзәтүләр ясарга мөмкин, ди Чаллы галиме. Аның сүзләренчә: «Киләчәк 10 елда, ә бәлки алданрактыр да, Гаребнең һәлакәтен күзәтәчәкбез. Җыеп кына әйткәндә, бу безнең өчен Голливуд сценарийлары буенча төшерелгән хәтәр фильм күренешләреннән ким булмаячак, чөнки атом-төш коралы «телгә киләчәк». Гареб бүген үсештә булса да, ул хәл озакка бармаячак... Киләсе 50 елда Кытай СССР кебек таркалачак, чөнки хәзерге вакытта үсештә булган бу ил берничә елдан түбән фазага таба «борылачак», ә  күчеш чорында эчке каршылыклар, чуалышлар, канлы бәрелешләр бик нык тискәре йогынты ясаячак һәм ул котылгысыз. Хәер, Кытайдагы катлаулы вазгыять хәзер үк бөтен дөньяда яңгыраш алды инде. Фаразлар бар, ләкин, үкенечкә, сәясәтчеләр галимнәр фикеренә колак салмыйлар», - дип искәртте Р.Сәйфуллин. Аның фикеренчә, тикшеренүләргә таянып шуны әйтергә була: Европа белән Азия  арасында урнашкан Россиянең мондый вазгыятьтә хәле җиңелләрдән булмаячак.