ТР Фәннәр академиясендә татар галиме Миркасыйм Госмановның 75 яшьлеген билгеләп үттеләр

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медален һәм ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Фәннәр академиясендә тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең Атказанган хезмәткәре, ТР ФА Президиумы киңәшчесе, ТР ФА академигы Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановка 75 яшь тулуны билгеләп үттеләр. Миркасыйм Госманов 1934 елның 31 маенда Кытай Халык Республикасының Колҗа шәһәрендә туган.
Бүген юбилярны котларга дип ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Казан мэры урынбасары Людмила Андреева, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдинов һәм башка оешмалардан вәкилләр килгән иде.

Кичәне алып баручы, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев Миркасыйм Госмановның юбилеен ТР Фәннәр Академиясе, Казан дәүләт университеты һәм фәнни җәмәгатьчелек өчен бәйрәм дип белдерде.

Бүген М.Госмановны 75 яшь тулу бәйрәме белән иң беренче булып ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдинов котлады һәм ТР ФА Президенты Ә.Мазһаровның Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медален һәм ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. “Без республиканың яңа тарихы белән бәйле тарихчылар турында сөйләшәбез икән, һәрвакыт хәтергә Миркасыйм Госманов исеме килә. Аннан башка Татарстанда уза торган халыкара тарихи конференцияләрне күз алдына китереп булмый. Ул - дөньяга үзенең фәнни язмалары белән билгеле галим. Сез – зирәк һәм игелекле кеше”, - диде Римма Ратникова, галимгә алдагы планнарының тормышка ашуын теләп.

Билгеле булганча, М.Госмановның гомеренең күп өлеше Казан дәүләт университеты белән бәйле. Бу нисбәттән КДУ ректоры М.Сәлахов: “Миркасыйм Габделәхәтович Казан дәүләт университетында көнчыгыш юнәлешне торгызу юлында бик күп эшләр эшләде”, - дип билгеләп үтте.

ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов исә:”Без шушындый бөек галимнәребез булу белән горурланабыз. М. Госманов – күренекле галим, талантлы педагог һәм яхшы оештыручы”, - дип белдерде.

М.Госманов Идел һәм Урал буйларында яшәүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның тарихы һәм әдәбияты буенча гарәп графикасындагы язма чыганакларны өйрәнгән, көнчыгыш телләрдәге язу белән бәйле һәйкәлләрне тикшергән. КДУда 30 ел дәвамында эшләп килгән археография экспедициясен оештырган һәм җитәкләгән. Әлеге экспедиция бөтен Россия территориясендә тугыз меңнән артык кулъязма һәм көнчыгыш телләрдәге мең ярым тирәсе иске китаплар җыйган. Архив һәм экспедиция материаллары, тикшеренүләр нигезендә “Кулъязмалар эзләре буйлап. Археограф язмалары”, “XVII-XVIII гасырларның татар тарихы чыганаклары”, “Жалованные акты Джучиева Улуса, XIV-XVI вв.” хезмәтләре дөнья күргән.

Ул шулай ук иске татар фольклор истәлекләрен фәнни әйләнешкә керткән, аның җитәкчелегендә 1773-1775 еллардагы крестьян сугышы һәм Идел буе халыкларының азатлык хәрәкәтенә кагылышлы документлар бер тупланмага җыелган һәм бастырылган. М.Госманов барлыгы 400 фәнни хезмәтне дөньяга чыгарган. ТР Фәннәр академиясенә нигез салучыларның берсе булган, КДУда татар халкы тарихы кафедрасын оештырган. Үзенең укучылары белән берлектә унтугызынчы гасыр ахыры-егерменче гасырның беренче яртысындагы татарның күренекле вәкилләре – Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Р.Фәхреддин, бертуган Рәмиевләр, Бубыйлар, Ф.Кәрими һәм башкалар турында китаплар һәм язмалар сериясен эшләгән, татар матбугатының революциягә кадәрге библиография күрсәткечләрен төзегән.