ТДГПУ “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча укулар башлану турында хәбәр итә

Уку тәмамлану белән, белгечләрне яңадан әзерләү турында дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырылачак
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты агымдагы елның 1 сентябреннән “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча укулар башлану турында хәбәр итә.
Университетның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, уку барышында идарәнең хокукый нигезләре, социаль-икътисади һәм сәяси процессларны өйрәнү, иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән идарә итү, дәүләт һәм муниципаль хуҗалык икътисады, идарә эшчәнлегенең әхлакый аспектлары, мәгълүмати технологияләр буенча дисциплиналардан белем биреләчәк.
Уку тәмамлану белән, белгечләрне яңадан әзерләү турында дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырылачак. Әлеге диплом “Дәүләт һәм муниципаль идарә” өлкәсендә һөнәри эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирә.