ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы фотоматериаллар смотр-бәйгесен игълан итә

Конкурста барлык төр мәктәпкәчә белем учреждениеләре катнаша ала
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Бары тик бергә: балалар бакчасы һәм гаилә” дип аталган фотоматериаллар республика смотр-бәйгесен игълан итә. Конкурста барлык төр мәктәпкәчә белем учреждениеләре катнаша ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, бәйге ике этапта узачак. Муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында – 10-26 июнь көннәрендә, республика күләмендә 26 нчы июньнән алып 10 нчы июльгә кадәр иң яхшы эшләр сайланып алыначак.