news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 апрельдән вузларга дәресләрне читтән торып башлап җибәрергә тәкъдим иттеләр

Путин изоляция режимын 30 апрельгә кадәр озайтты.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия югары уку йортларына укуны 6 апрельдән, әмма дистанцион режимда, башлап җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Студентлардан һәм укытучылардан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне һәм социаль элемтәләрне минимальләштерергә өндәүне сорыйм. Сез җәмгыятькә хәзерге вазгыятьтә үзеңне ничек тотуда шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш», - диде ул матбугат хезмәте аша.

Югары уку йортлары каникулга 5 апрельгә кадәр киткән иде. Путин бу режимны 30 апрельгә кадәр озайтты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100