news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары информатика буенча халыкара турнирда җиңү яулады

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары 3 алтын, 6 көмеш, 6 бронза медальга ия булды.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 24-29 ноябрьдә онлайн-форматта Болгария Республикасының Шумен шәһәрендә информатика буенча XIII Халыкара көзге турнир узды.

Турнирда 16 илдән - Болгария, Россия, Испания, Кипр, Израиль, Румыния, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән 380 укучы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Татарстан данын турнирда Россия Федерациясе җыелма командасы, Татарстан Республикасы җыелма командасы, ISIJ җыелма командасы составында 36 укучы яклады. Укучылар Казан, Чаллы, Иннополисның 7 белем бирү мәктәбеннән булды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары 3 алтын, 6 көмеш, 6 бронза медаль яулады.

Җиңүчеләр исемлеге белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100