Казан университеты БРИКС илләре иң яхшы университетлар рейтингында 66 нчы урында

"Times Higher Education" рейтингында Россия вузлары арасында иң югары күрсәткеч Мәскәү университетында - өченче урын.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Казан федераль университеты БРИКС һәм икътисади үсеш илләре арасында "Times Higher Education" рейтингында 66 нчы урынны биләде. Әлеге рейтингны Британия журналы тәкъдим итте.

2016 елда КФУ БРИКС илләре университетлары рейтингында 31 нче урында булган.

Бу юлы исемлеккә барлыгы 41 илдән 300 университет (2016 елда 200 университет) кергән. Иң яхшы югары уку йорты исеменә Россиядән - 24, Кытайдан - 52, Һиндстаннан – 27 югары уку йорты тәкъдим ителгән.

Беренче урында Пекин университеты, икенче урында Цинхуа Университеты тора. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты өченче урында урнашкан. Аннары Кейптаун Университеты (Көньяк Африка Республикасы) һәм Кытайның фән һәм технологияләр университеты килә.