“Беренче курс студенты көне” фестивале гала-концерт белән тәмамланды

Фестиваль быел 22 нче тапкыр уздырылды

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Руслан Дәүләтшин). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең халыкара мәгълүмат үзәгендә Казанның югары уку йортлары арасында “Беренче курс студенты көне” ачык фестиваленың гала-концерты булды. Анда Татарстан башкаласы югары уку йортларының иң яхшы студентлар коллективлары катнашты.

Кичәге бәйрәмдә чыгыш ясаган беренче курс студентлары өчен бу үзләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек иде.

22 нче тапкыр үткәрелгән фестивальнең сайлап алу турлары төрле тематик юнәлешләрдә 10-12 ноябрь көннәрендә уздырылган. Шуннан соң жюри дипломатларны, “көмеш” һәм “алтын” лауреатларны билгеләгән. Гомумән алганда, 3 блокта 20-30ар бүләкләнүче ачыкланган.

Студентлар сәхнәдә театраль сюжетлар, биюләр күрсәтте, дуэт, хор булып та, аерым-аерым да җырлады, юмористик номерлар тәкъдим итте.

Шәхси бүләкләрдән тыш, югары уку йортлары да билгеләп үтелде. “Иҗат төркемнәренең иң яхшы чыгышы өчен” бүләгенә А.Н. Туполев исемендәге КИТТУ һәм КФУ югары уку йортлары лаек булды. “Иҗат төркемнәрен иң яхшы әзерләгән өчен” махсус призына чара уздырылган академия бүләкләнде.

Фестиваль ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, “Казан яшьләре” иҗтимагый оешмасы, шулай ук шәһәр һәм ТР югары уку йортлары тарафыннан оештырылды.