Әлмәт политехника техникумында илкүләм проект буенча биш остаханә ачылды

Уку йорты иң кирәкле илле белгечлек буенча әзерлек алып барачак.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт политехника техникумында «Мәгариф» илкүләм проекты буенча биш остаханә ачылды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Остаханәләр «Мехатроника», «Реверсив инжиниринг», «Сәнәгать механикасы һәм монтаж», «Нефть һәм газ чыгару», «Промышленная автоматика» компетенцияләре буенча булдырылган.

«Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 57 яңа эш урыны барлыкка килде, 61 заманча җиһаз сатып алынды, уку процессына электрон белем бирү технологияләрен һәм дистанцион белем бирү технологияләрен тәэмин итүче 20 берәмлек җиһаз кертелде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, техникумда лабораторияләр формалаштырганда 748,5 кв. метр укыту мәйданнары ремонтланган.

Яңа остаханәләр эше аеруча кирәкле илле белгечлек буенча әзерлек алып барырга, эшче белгечлекләр буенча яңа юнәлешләр ачарга, квалификация күтәрү программаларын, шул исәптән педагоглар өчен дә, гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу база шулай ук WorldSkills чемпионатларында катнашу өчен студентларны әзерләү нигезе булачак.