Биектау районында 700 укучы өчен ундүрт мәктәп яны лагере ачылачак

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле,  отрядлар башка форматта оештырылачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Биектау районының 14 мәгариф учреждениесе 700 укучы өчен мәктәп лагере оештырачак. Алар 2 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эшләяәчк. Бу турыда «Высокогорские вести» яза.

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, отрядлар Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе таләпләрен үтәп, башка форматта оештырылачак.

«Барлык чаралар да һәр отрядта аерым узачак, отрядларны кушмаячаклар. Һәрберсендә 20-25 бала булачак», — диде Мәктәптән тыш эшләр үзәге директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Сәгъдиева.