Түбән Камада алдынгы мәктәп барлыкка киләчәк

Айдар Метшин әйтүенчә, хәзерге вакытта яңа уку йорты үзенә укытучылар коллективы туплый.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Түбән Камада алдынгы мәктәп барлыкка киләчәк. Әлеге мәктәптә "артта калучы" укучылар булмаячак, дип җиткерде Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында.

"Күп кенә алдынгы илләрдә "артта калучы" укучыларсыз мәктәпләр эшләп килә. Түбән Каманың әлеге мәктәбендә укыту сыйфатына төп игътибар юнәлдерелгән булачак", - дип ассызыклады мэр.