Бөтен Россиядән 450дән артык укучы медицина университеты традицияләре белән танышачак

Медицина университетына Уфа, Чайковский, Сернур, Сарапул, Ижевск, Новочебоксар, Нефтекамск, Алабуги, Иннополис, Әлмәт Һәм Чаллы укучылары киләчәк.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты тарихы һәм традицияләре белән танышу өчен бөтен Россиядән 450дән артык укучы киләчәк. Алар көзге каникул көннәрендә Татарстан башкаласына җыелачак. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уфа, Чайковский, Сернур, Сарапул, Ижевск, Новочебоксар, Нефтекамск, Алабуга, Иннополис, Әлмәт Һәм Чаллы укучылары абитуриентларны кабул итү шартлары, вузга кадәр белем алу мөмкинлекләре белән җентектләп танышу өчен Казан дәүләт медицина университетына киләчәк.

«Будущее медицины» Идел буе укучылар ачык олимпиадасы һәм «Твой первый шаг в медицину» республика конкурсы турында сөйләячәкләр.