“ТИСБИ” идарә академиясе фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра

Җыен фәнни, педагогик җәмәгатьчелек, мәдәният әһелләре, Россия һәм чит ил белгечләре, экспертлар игътибарын төбәкләрнең социаль-икътисади, экологик, хокукый, гуманитар һәм белем бирү проблемаларына җәлеп итүне максат итеп куя

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). “ТИСБИ” идарә академиясе агымдагы елның 24-26 ноябрь көннәрендә “Бүгенге чор төбәк сәясәте: илебез һәм чит илләр тәҗрибәсе һәм перспективалар” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.

Вузның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, җыен фәнни, педагогик җәмәгатьчелек, мәдәният әһелләре, Россия һәм чит ил белгечләре, экспертларның игътибарын төбәкләрнең социаль-икътисади, экологик, хокукый, гуманитар һәм белем бирү проблемаларына җәлеп итүне максат итеп куя. Конференциядә дәүләт һәм төбәк структураларының бәйләнеш механизмнарын анализлау, реаль социаль-икътисади вәзгыятькә бәя бирү һәм төбәкләрнең инновацион үсеш перспективаларын билгеләү көтелә.

Җыен кысаларында тарихи-архитектура һәм табигый мирасны саклауда халыкара тәҗрибә, суд эшчәнлеге: халыкара-хокукый аспект, региональ социо-экологик-икътисади инновацион системалар, инклюзив белем бирү проблемалары һәм перспективалары, региональ туризм үсеше проблемалары һ.б. юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк.