Германия галиме журналистлар белән очрашты

Анда сүз галим һәм ул җитәкчелек иткән фәнни өлкә турында барды
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген, ТР Фәннәр академиясендә Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру уңаеннан, быелгы лауреат - Германиянең Макс Планк исемендәге Полимерлар өлкәсендә тикшеренү институты директоры профессор Ханс Вольфганг Шписс белән республиканың төп массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары вәкилләре очрашты.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Казан дәүләт техник университеты профессоры Айрат Абдуллин һәм галимнәр катнашында барган әлеге чарада журналистларның сорауларына җавабында, алман кунагы Халыкара премиягә супрамолекуляр системалар структурасын, тәртибен һәм динамикасын ачыклауда импульслы магнит резонансы методологиясенә керткән өлеше өчен лаек дип табылуын белдерде.

Шул хакта шәрехләп, галим үзенең атом-төш магнит резонансы һәм электрон парамагнит резонансы өлкәләренә караган магнит резонансы методларын үстерү буенча эшләве хакында әйтте. Бу исә синтетик макромолекулалар һәм супрамолекулалар системаларының структурасын, динамикасын, фазада үз-үзен тотышын, тәртибен һәм фазара өлкәләрен ачыклау өчен кирәк. Аның хезмәт җимешләре, әйтик, полиэтилен торбаларның тормышта кулланылыш вакытын озайтырга, молекуляр дәрәҗәдә хилафлыкларын табу исә әйберләрнең сыйфатын сизелерлек арттырырга сәләтле һәм, профессор медотикасы буенча, нәтиҗәне көн дәвамында белеп була. Тикшеренүләрнең икенче өлкәсе – органик үткәргечләр, супрамолекуляр системалар өйрәнү бу материалларны тормышта куллануда нәтиҗәлерәк итә ала, аерым алганда, фотоүткәргеч алуга ирешелде һәм бу фәнни җәмәгатьчелектә яклау тапты, диде Х.В.Шписс.

Үзе җитәкчелек иткән нститут эшчәнлеге хакында ул, полимерлар дигәндә пластикны гына күзалларга түгел - ул органик материаллар рәвешендә дә була һәм аларга ихтыяҗ-перспектива зур, чөнки тиз арада җитештерү мөмкинлеге бар, дип аңлатты. “Институт радиоешлыклар өлкәсендә тикшеренүләр алып бара: алар, рентген нурларыннан аермалы буларак, кеше тәненә үтеп керсә дә, зыян салмый, шуңа күрә магнит резонансының бу өлкәсе кызыксындыра. Томография, шул рәвешле, үсеш ала бара. Органик материаллар да, шулай ук, радиодулкыннар өчен үтәкүренмәле, димәк, тикшерү барышында атом һәм молекулалары төзелешләрен өйрәнеп, мәгълүмат алып була”, - диде ул.