Алабугада өченче Халыкара тюркология конференциясе октябрьдә уза

Конференция вакытында хәзерге тюркологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Алабуга дәүләт педагогика университеты агымдагы елның 5-6 октябрь көннәрендә өченче Халыкара тюркология конференциясен уздыра.
Җыенга телчеләр, әдәбиятчылар, тәрҗемәчеләр, укытучы-методистлар һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырулы.
Алабуга дәүләт педагогика университетының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, конференция вакытында хәзерге тюркологиянең көнүзәк мәсьәләләре; төрки халыклар тарихы, топонимикасы һәм ономастикасы; чагыштырма филология, контактология, тәрҗемә; төрки халыклар фольклоры һәм әдәбияты, төрки телләр һәм әдәбиятларны укыту методикасы проблемаларына кагылышлы юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк. Бу хакта университетның рәсми сайты хәбәр итә.