Информатика олимпиадасына һәм “Яшь программист” бәйгесенә әзерләүче махсус смена оештырыла

Укулар вакытында олимпиада мәсьәләләрен чишү, тестлар белән эшләү, Linex системасы буенча шөгыльләнү, программалаштыру һәм бу юнәлештәге башка проблемаларны хәл итү көтелә
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 31 октябреннән 4 ноябрьгә кадәр “Байтик” компьютер лагере базасында 9-11 нче сыйныф укучыларын информатика буенча олимпиадага һәм “Яшь программист” республика бәйгесенә әзерләү өчен махсус смена оештыру турында игълан итә.
Министрлыкның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, укулар вакытында олимпиада мәсьәләләрен чишү, тестлар белән эшләү, Linex системасы һәм программалаштыру белән шөгыльләнү, бу юнәлештәге башка проблемаларны хәл итү көтелә.