Чирмешән районы мәктәпләрендә 446 педагог эшләячәк

Яңа уку елында район мәктәпләрендә 2233 бала белем алачак.

(Чирмешән, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районында 45 белем бирү учреждениесе эшли, шуларның 26сы – мәктәпләр,19ы - балалар бакчалары, дип яза бирле басма.

Фаразлар буенча, 1 сентябрьдә беренче сыйныфка 155 (узган елда – 194) бала укырга керергә тиеш. Шулай итеп, яңа уку елында район мәктәпләрендә 2233 бала (узган елда – 2255) белем алачак.

Укучыларга 446 педагог белем бирә.