news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләге булган һәр укучыга «Сириус» үзәге курсларында белем алу мөмкинлеге бар

Курслар математика, физика, химия, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнүне күздә тота.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). «Сириус» мәгариф үзәге курслары һәр укучыга үзен кызыксындырган предметларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

«Фән» юнәлеше җитәкчесе урынбасары Алексей Горбачев «Мәгариф мохите» онлайн-программасы эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең максат — һәркемгә яңа белем алу мөмкинлеге бирү. Бу — мәктәп программасы кысаларында белем алу өчен яхшы старт. Курсларда һәркем шөгыльләнә ала, моның өчен интернетка керү генә кирәк», — дип искәртте ул.

Алексей Горбачев курсларның математика, физика, химия, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнүне күздә тотуын да билгеләп үтте. Мондый форматта шөгыльләнгән егетләр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

«Сириус» программаларына кушылып, педагоглар да үз квалификациясен күтәрә ала. Бу шулай ук укучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100