news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ ректоры III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» Ордены белән бүләкләнде

Ректорга бүләк җитәкче буларак университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды.

КФУ ректоры III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» Ордены белән бүләкләнде
http://dumrt.ru

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуровның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» Ордены белән бүләкләде.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, очрашуда КФУ җитәкчелеге һәм институт директорлары катнашты. Очрашуның сәбәбе ректорны туган көне белән тәбрикләү иде.

Әлеге бүләк ректорга җитәкче буларак университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды.

Илшат Гафуров мөфти кулыннан кабул итеп алган орден һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы өчен рәхмәтләрен җиткерде, аңа фәнни эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100