news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән авылларында беренче сыйныфка баручыларга уку кирәк-яраклары тапшырганнар

Быел районда 182 бала беренче сыйныфка укырга керә.

(Чирмешән, 1 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында «Гриц» җәмгыяте Чирмешән районының Иске Котыш һәм Иске Кади мәктәпләренең беренче сыйныфларына керүче җиде баланың һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр, кием-салым һәм аяк киемнәре алып биргән.

Республикада ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның барышында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәп укучыларына портфельләр, канцелярия товарлары бүләк итәләр. Быел әлеге акция кысаларында районда аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче 76 укучыга ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, быел районда 182 бала беренче сыйныфка укырга керә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100