Россия Ислам университеты гарәп теле дәреслеге чыгарды

Әлеге комплекс вуз студентлары һәм урта уку йортлары укучылары, гарәп телен мөстәкыйль өйрәнүчеләргә адресланган, аларның фикерләвен үстерүгә һәм иҗади потенциалын күтәрүгә юнәлтелгән
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Россия Ислам университетының филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы укытучылары гарәп телен өйрәнү буенча укыту-методик комплекс чыгарды.
РИУ сайты хәбәр иткәнчә, әлеге комплекс вуз студентлары һәм урта уку йортлары укучылары, гарәп телен мөстәкыйль өйрәнүчеләргә адресланган, аларның фикерләвен үстерүгә һәм иҗади потенциалын күтәрүгә юнәлтелгән.