Ирина Потехина: Эш бирүчеләр күнегә һәм өйрәнә белүче хезмәткәрләр эзли

Ирина Потехина Казанда “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумында катнаша.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне сайлаганда күнегә һәм өйрәнә белү сыйфатларына игътибар бирә. Бу турыда бүген Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина Россиядә мәгариф” EDU Russia форумында әйтте.

“Вазгыять гади түгел. Без база белеме бирә беләбез, ә менә баланы үзгәрергә өйрәтергә... Бүген эш бирүчеләр үзләренә хезмәткәрләр сайлаганда күнегә һәм өйрәнә алу сыйфатларына игътибар итә. Без традицион белем бирү системасы белән әлегә бу максатка ирешергә әзер түгел”, - диде Ирина Потехина

Россия мәгариф министы урынбасары ата-аналарның еш кына “иртәгә хезмәт базарында эшле булсын, көндәшлеккә сәләтле булсын өчен баланы нәрсәгә өйрәтергә кирәк”, дип сорыйлар диде.

Практика иртәгә нинди компетнцияләргә ихтыяҗ булуы турындагы фаразлар чынга ашмавын күрсәтә. Технология бик тиз үсеш ала, без нинди белем кирәк булачагын әйтә алмыйбыз. Әгәр баланың база белеме яхшы икән, аңа ихтыяҗ булган нәрсәне өйрәтеп булуын аңлый башладык. Бүген айтишникларга ихтыяҗ зур. Иртәгә кемгә өстенлек биреләчәген без белмибез”, - диде ул.

Ирина Потехина фикеренчә, педагогларга яңа ысуллар кирәк. “Без матди-техник базага күпме генә акча сарыф итсәк тә , федераль дәүләт белем бирү стандартларын никадәр генә камилләштерсәк тә, әгәр укытучыларга замана таләпләре белән тиз үзгәрергә ярдәм итмибез икән, бернинди нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз”, - диде ул.

28 февральдә 1 мартка кадәр “КазанЭкспо” күргәзмә үзәгендә “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумы уза.