"Ел укытучысы" республика конкурсы финалында Түбән Каманы тәкъдим итәчәк укытучы ачыкланды

Светлана Корноухова бәйгенең муниципаль этабында "eduSCRUM” технологиясе буенча ачык дәрес һәм мастер-класс үткәргән.

(Түбән Кама, 1 март, "Татар-информ"). "Ел укытучысы" республика конкурсы финалында Түбән Каманы 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Корноухова тәкъдим итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, конкурсның беренче - сайлап алу этабында республикадан 145 укытучы катнашкан.

Светлана Корноухова бәйгенең муниципаль этабында "eduSCRUM” технологиясе буенча ачык дәрес һәм мастер-класс үткәргән.

Технология дәресләрдә укучылар белән төркемнәрдә эшләүгә корылган. Аның нигезендә укучылар үзара әңгәмә корырга, бер-берсенең фикерен тыңларга һәм үз мөнәсәбәтен белдерергә, сыйныфташларына карата игътибарлы, кешелекле булырга өйрәнәләр.

“Бу әле - яңа технология, ул Татарстанда да, Россия күләмендә дә үзләштерелә", - ди педагог.

Светлана Корноухова моннан егерме ел элек әлеге бәйгедә үзен сынап караган булган һәм менә еллар узгач, кабат конкурста катнашырга булган. 23 ел хезмәт стажына ия педагог - муниципаль район башлыгы гранты һәм «Ел сыйныф җитәкчесе» бәйгесе җиңүчесе.