news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге иң беренче медальгә Сәвия Сираева лаек булды

22 июнь көнне «Нур» Уфа дәүләт татар театры үзенең 30нчы юбилей сезонын япты. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге иң беренче медаль актриса Сәвия Сираевага тапшырылды. «Башинформ» шул турыда яза.

«Быел беренче татар актрисасының тууына 130 ел һәм «Нур» театрына 30 ел тулу уңаеннан без шушы ике датаны берләштердек һәм театрның яңа бүләген – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медальне булдырдык. Ул театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен ике елга бер тапкыр тапшырылачак», – дип сөйләде «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин.

Беренче медальгә «Нур» театрының легендар актрисасы, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Салават Юлаев ордены иясе, Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины Сәвия Сираева лаек дип табылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100