news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сатудагы кайбер көнкүреш техникасының махсус маркировка ясау таләбе кертелде

Бу мәҗбүрият шушы ел башыннан гамәлдә

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Шушы ел башыннан энергия саклау турындагы закон белән бергә кайсыбер көнкүреш техникасына карата махсус маркировка кертелде: чит илдән кертелгән һәм үзебездә җитештерелгән андый товарларда энергетик нәтиҗәлелекнең классы турында мәгълүмат булырга тиеш. Аерым алганда, бу мәҗбүрият суыткыч, туңдыргыч (морозильник), кер һәм савыт-саба юу машиналары ише техникага, кондиционерларга, көнкүреш өчен чыгарылган электр лампаларына һ.б. приборларга кагыла.

Товарның техник документациясенә, маркировкасына, этикеткасына энергетик нәтиҗәлелек классы турындагы мәгълүматны кертү кагыйдәләре РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 768 нче әмере белән расланган, дип хәбәр итә “Гарант” мәгълүмат-хокук порталы. Шул рәвешле, энергетик нәтиҗәлелек классы мәгълүматы товар этикеткасында тулысынча күрсәтелә, шул ук вакытта бу хактагы белешмә-тамга тиз сөртелерлек һәм башка төр механик тәэсирдән юкка чыгарлык булырга тиеш түгел, кыскасы, товар өслегендә аның күренеп-аерылып торуы таләп ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100