news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында 9нчы сыйныф укучысының күргәзмәсе оештырылды

Рената Хәмидуллина күптөрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, урыннар ала.

(Сарман, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Сарман», Зөлфия Шәрипова). Сарман районының Азалак авыл җирлегендә Рената Хәмидуллинаның картиналарыннан күргәзмә оештырылды һәм ул авыл җыенында катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.

 Рената Азалак мәктәбенең 9 сыйныфында укый, кечкенәдән рәсем ясарга ярата.

«Бик тырыш һәм сәләтле кызыбыз. Күптөрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, урыннар ала. Аны хәтта Мәскәүгә дә чакырдылар», — ди Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100