news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы Югары Чыршылы авылында мөгезле эре терлектә төерле дерматит табылган

Ике хуҗалыктагы сыерлар яндырылган.

Сарман районы Югары Чыршылы авылында мөгезле эре терлектә төерле дерматит табылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сарман районы Югары Чыршылы авылында ике шәхси ярдәмчел хуҗалыктагы мөгезле эре терлектә төерле (нодуляр) дерматит табылган.

«Чирнең кайдан килеп чыгуы әлегә ачыклана. Нодуляр дерматит ике шәхси ярдәмчел хуҗалыкта утыз ике баш мөгезле эре терлектә табылды. 14 гыйнвар көнне экспертиза үткәрелде. Хуҗалыклар үзләре район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать иткән», — диде Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина.

Бүлек җитәкчесе санитар кагыйдәләрне үтәргә өндәде. Чирләр белән вазгыять начар булган төбәкләрдән мөгезле эре терлекне Татарстанга кертмәскә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, төерле дерматит булганда сыерның хәле начарлана, аз ашый башлый, температурасы була һәм тәнендә төерләр барлыкка килә.

Югары Чыршылы авыл җирлеге җитәкчесе Илсур Камалетдинов сүзләренчә, хуҗалыклардагы маллар яндырылган. «Авылда карантин режимы кертелде. Башка хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә вакцина ясадылар», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100