news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районындагы хуҗалык территориясендә карантин гамәлдән чыгарылды

Татарстанда Сарман районының Зур Нөркәй авылындагы бер хуҗалык территориясендә карантин гамәлдән чыгарылды. Бу хакта указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Соңгы авыру хайванның үләксәсен юк иткәннән соң 60 календарь көн узу сәбәпле, Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылының С.Рәфыйков урамындагы 97нче йортта урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә хайваннар котыру чире белән авыруга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын (карантинны) гамәлдән чыгарырга», - диелә документта.

Указ 2025 елның 10 октябрендә имзаланды һәм имзаланган көннән башлап үз көченә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot