news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә Коръән уку буенча бөтенроссия конкурсы була

Конкурстан онлайн-трансляция алып барылачак.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 февральдә Саратовта танылган меценат Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә Бөтенроссия Коръән уку конкурсы узачак. Аны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештыра.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс Саратов өлкәсендә 2022 елның юбилей елында беренче зур форум булачак. Быел Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә.

Үз осталыкларын Россиянең 13 төбәгеннән Коръән уку осталары күрсәтәчәк. Жюри составына Коръән уку кагыйдәләре һәм Коръән фәннәре өлкәсендә танылган Россия белгечләре керәчәк.

Объектив сәбәпләр аркасында конкурс чикләнгән форматта узачак. Шул ук вакытта онлайн-трансляция алып барылачак.

Шулай ук Бөтенроссия Коръән уку конкурсы кысаларында мәгариф темасы буенча түгәрәк өстәл узачак. Анда Россиядә мәгарифнең якындагы киләчәге, бу өлкәдә законнар, мәгарифне үстерү стратегиясе, шәхси белем, теоретик һәм практик мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100