news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә мөселманнар өчен бокс турниры оештырыла

2022 елның 13-15 маенда Энгельс шәһәрендә мөселманнар өчен бокс турниры узачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Ярышны Саратов өлкәсенең бокс федерациясе белән берлектә «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы оештыра.

Спорт форумы балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә, патриотик тәрбия бирүгә һәм яшь буын арасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән. Анда 2006-2013 елларда туган егетләр катнашачак.

Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бокс турниры Ю.А. Гагарин исемендәге мәктәптә узачак.

Ачылу тантанасы 14 майда 11.00 сәгатьтә башлана. Ә 15 майда финал ярышлары була, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үтәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100