news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә хатын-кызлар өчен дини дәресләр үткәрелде

Саратов өлкәсе Озинки бистәсендә «Сания» мәчетендә «Мөслимә шәхесе» хатын-кызлар курсы уза. Аны җирле якшәмбе мәктәбе укытучысы Әлфия ханым Кәримова алып бара. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар кысаларында өлкән буын вәкилләре үз диннәре турында күбрәк белү теләге белән атнага өч тапкыр очрашуларда катнаша. Ул Рамазан ае тәмамлангач башланган иде.

Әлфия ханым Кәримова үз чыгышларында Аллаһка ышану, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, кыямәт көне, изгелек һәм явызлык турында сөйли.

«Дини белем алу – ул Аллаһка табыну, моның өчен вакыт табарга, ялкаулыкны җиңәргә, көнкүреш мәшәкатьләреннән арынырга кирәк. Вакыты кысан булуга карамастан, файдалы белем алуга игътибар бирүнең мөһимлеген аңлаучылар булуы куандыра», - диде Әлфия ханым Кәримова.

«Мөслимә шәхесе» хатын-кызлар курслары май азагына кадәр дәвам итә. Ул тәмамлангач узган материлны ныгыту өчен тематик викторина үткәрү планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100