Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов өлкәсендә «Ай, былбылым!» татар җыры фестивале булды
Саратов өлкәсе Петровка районының Яңа Усть-Уза авылында икенче тапкыр «Ай, былбылым» татар җыры һәм музыкасы фестивале узды. Чара социаль проектлар конкурсында җиңүче өлкә проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Проект Саратов өлкәсе Хөкүмәте һәм Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган.
Фестиваль күп милләтле җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, милли мәдәниятнең үзенчәлеген саклап калу, халык традицияләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль кунаклары арасында Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев, вокалчы Зәринә Хәсәншина һәм Казанның «Сәйдәш» бию театры бар иде.
Фестивальне оештыручыларның берсе Саратов өлкәсенең Петровск районы Яңа Усть-Уза авылы мөселман дини төркеме җитәкчесе Рафыйк Измайловка өлкәдә гражданлык җәмгыятен үстерү һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгыту буенча актив эшчәнлек алып барганы өчен Эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз