news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов хаҗилары төркеме Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренә барып җитте

Саратов өлкәсеннән хаҗга төбәк мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә 32 кеше киткән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов хаҗилары төркеме Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренә барып җитте. Анда Пәйгамбәр мәчетендә булды. Моңа кадәр алар Мәккәдәге Әл-Харам мәчетендә күмәк намаз укыды һәм саубуллашу тәвафы ясады — Изге Кәгъбә тирәли әйләнеп йөрделәр.

Алар шулай ук Ухуд тавында булалар, Әл-Куба һәм Әл-Киблатайн мәчетләрендә намаз укыйлар һәм башка истәлекле урыннарда булачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саратов өлкәсеннән хаҗга төбәк мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә 32 кеше киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100