news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саранск шәһәрендә мөселман мәдәни үзәге ачылды

Саранск шәһәрендә мөселман мәдәни үзәге ачылды
https://tatar-congress.org/

Саранск шәһәренең мөселман мәдәни үзәгенең ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул яңа ачылган бинада алып барылачак эшләр белән танышты.

Шулай ук биредә үзәк булдыруга зур өлеш керткән дин эшлеклеләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөселман мәдәни үзәге ике катлы. Биредә ир кешеләр һәм хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәләре, китапханә, Ислам мәдәнияте музее, никах уку бүлмәсе, укыту һәм эш бүлмәләре урнашкан.

Саранск шәһәре хакимияте тарафыннан, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә бина 2013 елда бирелгән иде. Моны биредәге халык өчен зур вакыйга дияргә мөмкин. Чөнки моңарчы аларга намаз уку өчен бер-берсенә, яисә арендага алынган урыннарга барып йөрергә туры килә. Элеккеге балалар бакчасы бинасын мөселманнар күмәк көч белән мәчет итеп үзгәртә.

2013 елда бина нык искерү сәбәпле, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аны тулысынча төзекләндерергә дигән карарга килә. 2019 елда рөхсәт кәгазьләре расланганнан соң эш башлана. Һәм менә бүген бина тулысынча төзекләндерелеп мөселманнарга тапшырылды., диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100